Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тамак чылатуы» 30 меңгә төшкән

Саба районында тагын бер йөртүчегә исерек килеш руль артына утырган өчен суд карары чыгардылар.

Киров өлкәсендә  туган 42 яшьлек Дмитрий  Пироговны июль ахырында, иртәнге 6.20 сәгатьтә автоинспекторлар Лесхоз–Иштуган юлының 8,5нче  километрында  туктаталар. Автомобиль йөртүченең спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе сизелә,  бит төсендә үзгәреш була. Алкотектор ул сулап  чыгарган  һавада 0,2 промилле  алкоголь барлыгын    күрсәтә. Пирогов әлеге  күрсәткечнең дөреслеген үз  куллары белән имзасын  куеп  раслый.  Ягъни гаебен таный. Инспекторлар аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзиләр. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аңа 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Җәза  чарасын билгеләгәндә Пироговның аңарчы да спиртлы эчемлек кулланып руль артына  утырган булуы административ җаваплылыкны  авырайта торган шарт буларак исәпкә  алынды. 

  Материал юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев