Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагына экскурсия

17нче апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагына - "Музейларда тормыш үткәне" дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр. Китапханәче балаларны борынгы экспонатлар белән таныштырды, балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар, экспонатларның тарихын белә алдылар.

Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый. Үткәннәргә сәяхәт вакытында халкыбызның матурлыкка бай тормышы белән танышабыз. Әби-бабаларыбызның кул эшләренә сокланабыз, түземле, сабыр булуларына таң калабыз. Бары түземнәр генә төннәр буе ай яктысында чигү чигеп, бәйләп утыра ала. Шуның өстенә алар оста куллы, сәнгатькә гашыйк та булганнар. Болар барысы да халкыбызның эшчәнлеге, уңганлыгы турында сөйли. Әлбәттә, моны безнең балаларыбыз белеп, матурлыкка сокланып һәм эшкә тартылып, үткәннәребезгә хөрмәт хисе белән тәрбияләнеп үсәргә тиешләр. Кыскасы, һәр күргәзмә безнең өчен зур мирас.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев