Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихчы Илдар Сафин бабасы нигезендә «Крестьян өе” музеен булдырган

Үзенең вакытын да, көчен дә кызганмыйча, үткәннәрдә казынып, аны киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерүдә зур хезмәт куеп, тарих сагында торучы якташларыбыз булуы куандыра. Аларның максатлары – мәгълүмат туплау белән генә чикләнмичә, киң җәмәгатьчелек белән бүлешү, шул рәвешле үткәннәрне тарих сөременнән арындырып, халык хәтерен яңарту.

Крестьян өе

Тарихчы-педагог,  район тарихы буенча дәреслек авторы, ТРның атказанган укытучысы Илдар Сафинның  тынгысыз күңеле һаман эзләнүдә. 2014 елда “Юлбатым. Ямбулатым” дигән тарихи басма нәшер итеп,  һаман да туган төбәге белән бәйле истәлекләрне барлый, тарих төпкелләренә тирәнрәк төшүен дәвам итә. 

Илдар Фатхулла улы  ике ел элек  әнисе ягыннан Ильяс бабасы нигезе урынына  ”Крестьян  өе” дип аталган шәхси туган якны өйрәнү музее булдырып, бүген биредә  тарих белән кызыксынучыларны кабул итә. Музейда бабаларының моннан йөз еллар элек тормыш-көнкүрешен  чагылдыручы, шул чактан бирле сакланып килгән җиһазлар урнаштырылган. 

”Музей булдыру уе күптәннән барлыкка килгән иде. Сигез  ел элек 1963 елда салынган  агач өйне бабам нигезе урынына тарттырып куйдык. Мин 1 сыйныфка укырга кергәндә әти салган йорт бу. Бөтендөнья татар Конгрессы каршында төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов җитәкчелегендә татар халкы яшәгән төбәкләргә барабыз. Узган ел Казахстан, Белоруссия, Себер, Уралда берничә тапкыр булдык. Татар авылларына барып, аларның тарихларын өйрәнеп, чыгышлар ясыйбыз. Шунда берничә шәхси музей белән таныштык. Мәсәлән, Балык Бистәсе районында яшәүче тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф һәм Лениногорсктан Фазыл Вәлиәхмәтовның гаҗәеп эш башкарганнарын күрдем. Минем дә тарихи ядкарьләрне югалтасым килмәде. Музей төзү идеясе тынгылык бирмичә, бу эшкә керештем. Әлегә  башлангычы дип саныйм”, –ди Илдар әфәнде.

Туган як елъязмасын мәңгеләштереп, үз төбәге тарихын өйрәнүгә 30 елдан артык вакытын биргән,  мәктәптә дә 1995 елда ук бай эчтәлекле “Туган  якны  өйрәнү музее” булдырган ветеран укытучының бу өлкәдә тәҗрибәсе дә, гыйлем байлыгы да җитәрлек. Шәхси музеен ул еллар дәвамында җыйналган экспонатлар белән баетып,  бүген биредә 600дән артык тарихи ядкарь исәпләнә. Иң кызыгы шунда: Илдар әфәнде музейга килүчеләрне бабалары яшәгән чор  киемнәреннән каршылый. Башка музейлардан шул ягы белән дә үзенчәлекле: бирегә килүчеләр борынгы экспонатлар белән  танышу белән бергә, тарих тузанында калган борынгы хезмәт төрләре  – уфалла арбасы тарту, чабагач белән көлтә сугу, ярма яру, чабата кию, чолгау бәйләү кебек гамәлләрне шәхсән үзләре  башкарып карый алалар. 

Музейдан  өлкәннәр  дә, балалар да өзелми. Без биредә  булган  көнне дә Тимершык урта мәктәбеннән 40 бала музей белән танышырга килгәннәр иде. Аларны  чабагач белән көлтә  сугу аеруча кызыксындырды, тарихчы абыйлары иң элек  чабагачның сап һәм бәрмә өлешләрдән торуын аңлатты,  аның белән эшләү тәртибен өйрәтте. Бүген  кызык саналган эшнең  элек кул көче белән башкарылган нинди авыр хезмәт булуын, берәм-берәм бөртекләр коелуын балалар бик кызыксынып күзәттеләр. Экспонатлар агач йортка гына сыймый башлагач,  янкорма да эшләп  куйганнар. Инде ул да  тарихи истәлекләр белән тулган.

Музей-йортның эченә узуга, биредә бөтенләй башка  мохит  каршылый,  әйтерсең лә хуҗалар үзләре әлегә  өйдә юк. Йортның йөрәге булган,  ап-ак итеп акшарланган мич  әле дә сафта,  кунакларны тәмле коймаклары белән сыйлый. Сабаның ветеран  тарихчыларыннан торган делегацияне  мич бәрәңгесе белән кунак иткәннәр. Кече як дип аталган өлештә, кайчандыр балалар тезелешеп йоклаган зур сәке дә үткәннәр хатирәсен саклый. Һәр экспонат турында аерым  белешмә бирелгән. Иң түрдә  1895 елда туган Гөлҗамал  Сәлахетдин кызының бирнә сандыгы урын алган. Ул Мәртен авылыннан алты бала белән тол калган Шәкүрҗан  Әхмәтҗан улына кияүгә чыга.  Сандыкны музейга әнисе үлгәндә 4 яшьлек булып калган Хәсәннең улы Мулланур Шәкүров тапшырганлыгы язылган.   1870 елгы Якуп бабайдан калган көзге,  шкаф, карават, өстәлгә 1гасырга якын вакыт узса да үз матурлыкларын әле дә  югалт­маганнар. 1881 елда туган әбисенең күлмәге  әле дә үзенең затлылыгын җуймаган.

“Музейның теоретик ягы гына түгел, практик өлеше дә булуы хәтергә нык сеңеп кала. Минем бу эшемдә төп киңәшчем,  ярдәмчем – авылның аксакалы Наил абый Галиев. Ул чорны Наил абый яхшы белә, күбесе башыннан үткән. Чабата чолгавын урарга да, көлтә бәйләргә дә аннан өйрәндем. Басуга барып урак урганны видеоларга да төшереп калдырдык. Тарих өчен һәр нәрсә кадерле. Алга таба  музейда борынгы эш төрләре белән тагын да киңрәк танышу мөмкинлеге булдырырга хыялланам. Татар аты алып, бакчада агач сука белән сөреп-тырмалап  карауны гамәлгә ашырасым килә. Өйне әйбер белән тутырмыйча, теләгән кеше сәкедә кунып, мичкә ягып, борынгыча юыну әсбапларыннан файдаланып, чишмәдән су алып кайтып, элекке тормышны күзаллауны булдыру идеясе белән яшим. Болар барысы да шәһәр  кешесенә бик тансык күренешләр.  Үзең башкарып карасаң  хәтергә тагын да  тирән уелып кала.  Хыяллар зурдан, әмма яшь тә үзенекен итә, финанс ягы да чабудан тарта. Минем һәр нәрсәне тарих итеп теркәү канга сенгән”, – ди ветеран  тарихчы.

  Музейда иң борынгы экспонат –мамонт сөягеннән башлап, "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйловның  бабасының (тормыш иптәшенең әтисе)  "М-4" мотоциклына кадәр бар. "Искра" колхозына бәйле  күп тарихи документлар да саклана.

  "Казанда яшәүче оныкларым  Ринат белән Камилнең тарих белән кызыксынуларын күреп шатланам. Экскурсиягә килүчеләргә аерым экспозицияләр турында бик теләп сөйлиләр. Бу  сөйләм телләрен дә шомарта,   дөньяга карашларын да киңәйтә.  Балаларда кече яшьтән тарих белән  кызыксындыру уяту мөһим", – ди ул.

Җирлектәге сугыш, тыл ветераннары турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүдә дә тарихчы зур көч куя. Алар турында мәгълүматлар калын-калын альбомнарга туплап куелган. Еллар узган саен кыйммәте артачак әлеге тарихи ядкарьләрне  киләчәктә  китап итеп чыгарырга да мөмкинлекләр табылыр дигән өмет уяна.

“Киләчәк буыннарга кадерле булган мәгълүматларны тарих тузанында калдырасым килми. Оныкларым өчен үзем белән бәйле хатирәләрне теркәп 70 еллыкка брошюра әзерләргә җыенам”, – ди әңгәмәдәшем.

Тарихи шәхесләр биргән нигез

Ильяс бабасы нигезендә урнашкан  музей-йортның иң түрендә Илдар Фатхулла улының әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсе урын алган. Нигезләре югалмыйча, оныкчыкларының тарихи урын итеп кадерләп  саклавына да, 11буынның  исемен ачыклый алуына бабаларының рухлары шаттыр. Әлеге нәселнең бик хәлле кешеләр,  Юлбат, Мәртен басуларында җирләре күп булганлыгы билгеле. Ильяс бабайның  улы Якуп  староста казначее  булган.  Аның  төп нигезендә  бүген Илдар Фәтхулла улы  гаиләсе белән яши.

"Иске өйне сүткәндә  бер конверт гамәлдән чыккан, ягъни патша акчасы табылган иде. Акча алышыну сәбәпле,  бабай аны тапшыра алмый калган. Узган гасырның 30нчы елларындагы куркыныч вакыйгалар безнең гаиләне дә урап узмаган. Якуп бабайның бөтен мал-мөлкәте тартып алынган. Самавыр, мендәрләренә кадәр таланган, йортларыннан чыгармаганнар. "Печәнлекләргә кадәр менеп эзләделәр. Әзерәк кием-салымнарны бала арбасына салып күршеләргә керттек. Янәсе, бала тар­тып йөрибез. Бер әйберне дә яшереп калып булмады, дип әнинең сөйләгәне истә", – ди Илдар әфәнде. 

Якуп бабай 1952 елда вафат булган.  Аның беренче хатыны яшьли  вафат булып, ике хатынга ун  баласы булган.  Ике кызы укытучы – Хәбирә   Симет, Кызыл  Мишә мәктәпләрендә укыта, Оркыя Сатыш, Килдебәк, Тимершык авылларында мөгаллимлек итә. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан улы Фәйзрахман Якупов МТСта тракторчылар бригадиры, авылның беренче тракторчысы була. Авыл хуҗалыгы өчен иң кирәкле кеше булганга, бронь белән аны сугышка алмыйлар. Әмма 1942 елда икенче кеше урынына  илне сакларга җибәрәләр. Шәмәрдән станциясенә кире  алып калырга  дип менгәндә   поезд кузгалып өлгергән булып чыга. Фәйзрахман яу кырында башын сала. Калуга өлкәсендә җирләнгәнлеге билгеле. Артка чигенеп шуны әйтү мөһим: Илдар әфәнденең экскурсиягә килүчеләрне каршылаганда кия торган, әле һаман да аклык-пакълеген югалтмаган  күлмәге нәкъ менә сугышчы абыйсыныкы. Чабата эчендәге аяк чолгавын да Фәйзрахманга  сөйгән кызы чигеп бүләк иткән булган. Ни кызганыч, яшьләргә кавышу насыйп булмый.  1955 елда  Оркыя Якуп кызы белән  Тенеки авылы егете  – сугыш кичкән  "Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры  Фатхулла Әхмәтсафа улы гаилә корып,  Якуп бабай нигезендә яши башлыйлар.  Өч бала –Илдар, Рәфис, Раилә дөньяга килә. Фатхулла абыйның сугышта кичкән михнәтләре эзсез узмый: 1972 елда 47 яшендә дөнья куя.  Әнисе Оркыя ханым  озак еллар Тенеки мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта һәм мәктәп белән мөдирлек итә. Илдар әфәндегә тарих белән кызыксыну нәкъ менә әнисеннән күчкәндер. Әлбәттә, һәр башлангычына этәргеч бирүче, ярдәм кулы сузучы  кеше –ул җәмәгате Рәмзия ханым. 41 ел гомерен мәгарифкә багышлаган Рәмзия Габделбәр  кызы  белән  1983 елда гаилә корып, гомер буе  хезмәттә дә, тормышта да бер сукмактан атлыйлар. Ике ул тәрбияләп үстерәләр.  Музейга матди яктан ярдәм итүчеләр дә уллары Руслан һәм Радик. Бүген биш оныкка сөенеп яшәгән мәлләре.

Әлеге нигезнең тарихи шәхесләр белән бәйле икәнлеге дә билгеле. Туган якны өйрәнү музее нәкъ менә ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты  Гали Ильясовның әтисе Миннегали  туып-үскән  нигезгә урнашкан.

“Гали Ильясов – әниемнең икенче буын туганы. Әтисе Ильяс үлгәннән соң 14 яшьлек Миннегалине әнисе Тайфә,  вербовкага язылып, Приморье өлкәсенә   алып китә. Гали Ильясов Юлбатта тумаса  да, үзен әлеге авыл тумасы дип санады. Тамырлары белән горурланды. Мәскәүдә укыганда каникулларда безгә кайта иде, танылган жырчы булгач та кайтты. Аралашып яшәдек. 60 яшьлек юбилеен Юлбат клубында үткәрдек.  Туганлыкны белә торган кеше иде. Кунакка баргач гел таксида йөрткәне,  кызыл икра белән сыйлаганы хәтердә калган”, – дип сөйли Илдар Сафин. 

Тарихи шәхесләр рухын саклаган музей озын гомерле булып,  үткәнебезне киләчәк буыннарга түкми-чәчми җит­керүдә зур хезмәт куяр, туган ягының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге сагында торучы Илдар Сафин кебек тынгысыз йөрәкле шәхесләр барында тарих чылбыры нык булыр дигән ышаныч туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев