ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә оештырылды
ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан 10-13 февраль көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем булеге укучылары тарафыннан “Туган ягым-Татарстан” дип аталган күргәзмә оештырылды.
Балалар туган якның матурлыгын, истәлекле урыннарын һәм милли колоритын сүрәтләделәр: кемдер мәчетләрне ясады, кемдер Казан Кремлен тәкъдим итте, ә кемдер чәчәкләр, хайваннар, кошлар рәсемен сурәтләде. Үз эшләрендә укучылар татар халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә карата үз карашларын белдерделәр.
Күргәзмә атна дәвамында дәвам итәчәк. Барлык карарга теләүчеләрне чакырып калабыз!
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев