Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Татар кызы-2018» конкурсында Саба кызлары финалга чыктылар

Бүген Арча шәһәрендә «Татар кызы-2018» милли конкурсының зона туры узды.

Республикабызның Кукмара, Теләче, Биектау, Арча, Апас, Балтач, Саба, Әтнә, Кайбыч районнарыннан килгән конкурстантлар арасында безнең район чибәрләре- район финанс бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериясендә эшләүче Гүзәл Шакирҗанова (Саба), Юлбаттан Альбина Фәтхриева («Шоколад» балалар бакчасының музыка җитәкчесе) һәм Олы Шыңар урта мәктәбе педагог-оештыручысы Алинә Фәйзуллина да катнашты. Кызларыбыз бик матур чыгыш ясап, өчесе дә финалга үтте.Кызларның осталыгын, белемен һәм матурлыгын Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Конкурсның алдагы этапы 20 июнь көнне Түбән Камада узачак. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә дә кызларыбызга уңышлар телибез.

Ильмира Галимуллина фотлоары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев