Татарстан Әләме – горурлыгыбыз
Бу көннәрдә район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә Татарстан Республикасы флагы көненә багышланган чаралар үткәрелде.
Әлеге дата сабалылар өчен аеруча кадерле һәм истәлекле. Чөнки Флагның авторы – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, безнең якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов. Гомумән, бу вакыйга һәркем өчен зур әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне символлаштыра. Татарстан Республикасы флагы көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә һәм Чәбья-Чүрчи авыл клублары викторина элементлары белән патриотик акция үткәрделәр. Катнашучылар флагны булдыру һәм раслау тарихы белән таныштылар, тарих, география, биология, сәнгать һәм әдәбият турындагы сорауларга җавап бирделәр. Китапханәче «Безнекеләрне бел» дигән информин үткәрде, тема буенча әдәбият тәкъдим итте. Соңыннан Татарстан гимны башкарылды.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Татарстан Республикасы Дәүләт флагын кабул итү көне» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Укучылар байракның мәгънәсе, тарихы, яшәешне һәм табигатьне гәүдәләндерүче яшел төсе, кыюлыкны һәм тәвәккәллекне гәүдәләндерүче кызыл, тынычлыкны һәм чисталыкны гәүдәләндерүче ак төсе турында белделәр. Чара барышында балалар флаг турындагы әңгәмәне тыңлап кына калмадылар, ә актив катнаштылар һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында белемнәрен күрсәттеләр.
Икшермә кадет мәктәбе-интернатында Татарстан флагы көненә багышланган чара да чын ватанпәрвәрлек дәресе булды. Тәрбияче VII сыйныф укучылары алдында ясаган чыгышында мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерүнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Әлеге класс сәгатендә кадетлар республика символы турында мәгълүматны туган җирләре өчен горурлык хисләре белән тыңладылар.
Сатыш урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алинә Гыйлаҗиева укучылар белән җәмгыяви белемнәрне арттыру максатында үткәрелгән әңгәмә дә республика өчен тарихи әһәмиятле датага багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев