Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.

Расланган график буенча 16 ноябрьдә киңәшмә эшендә Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов катнашты.

Киңәшмә барышында гыйнвар – октябрь айларына җирле бюджетларның үтәлеше нәтиҗәләре, шулай ук ел ахырына кадәр керемнәрне мобилизацияләү, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү, хезмәт хакын вакытында түләү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын түләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук салымнар буенча бурычларны каплау буенча алып барылган эш нәтиҗәләре, 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллардагы план чорына җирле бюджетлар турында карарлар әзерләү һәм кабул итү мәсьәләләре дә көн кадагына куелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев