Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның “Бадминтон өметләре” 1 нче турының җиңүчеләре билгеле булды

Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 24-25 март көннәрендә иң кечкенә бадминтончылар өчен “ Татарстанның Бадминтон өметләре” дигән исем астында ярыш булып узды.

Турнирда барлыгы 400 гә якын спортчы көч сынашты. Алар Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Лениногорск. Менделеевск шәһәрләреннән, Алексеевск, Саба, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Теләче,Балык Бистәсе,Арча,Актаныш,Лаеш,Кукмара,Аксубай,Балтач,Әлки,Мөслим,Югары Ослан, Яңа Чишмә Һәм Апас районнарыннан катнаштылар.

Ярышта җиңүчеләр яшь үзенчәлекләре ике категориядән торган: 2006-2007нче елда туганнар, 2008 һәм аннан кечерәк яшьтәге  спортчыларның аерым, парлы. катнаш уеннарында билгеләнде. Ярышларның дүрт турында да  рейтинг яңартылып барылачак, ә инде лидерлар ел нәтиҗәсендә кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Ярышта җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар:

Ибраһимов Нияз (“Сабантуй” спорт мәктәбе) аерым ир-атлар  уенында (2008 ел һәм аннан кечерәк) 3 нче урынга лаек булды.

Парлы ир-атлар категориясендә  (2008 нче ел һәм аннан кечерәк) 3 нче урынны Зайнеев Айназ һәм Ибраһимов Нияз яулады. (“Сабантуй” спорт мәктәбе).

Парлы хатын-кызлар категориясендә ( 2008 нче ел һәм аннан кечерәк) Ахмадуллина Камилә (“Сабантуй” спорт мәктәбе) белән Подгорнова Полина (Казан шәһәре) шулай ук 3 нче урынга чыктылар.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев