Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанның иң җитез кызы – Сабада

20 июньдә Татар дәүләт филармо­ниясендә “Татар кызы-2018” республика бәйгесенең финал этабы узды. Зур сәхнәгә Саба данын яклап өч кыз чыкты: Гүзәл Шакирҗанова, Альбина Фәтхриева һәм Алинә Фәйзуллина.

   Сәхнәдән гомерләре буе төшмәгән актрисалар кебек, үзләрен  сөйкемле булуларын күрсәттеләр.  Ләкин мине бәйге буе ике сорау борчыды. Беренчесе, “Татар кызы-2018” исемен кем алыр дигән сорау булса, икенчесе, Гүзәл исемен лаеклы йөрткән гади генә бухгалтер ничек зур сәхнәгә килеп баскан?  Беренче сорауга җавап табу авыр булмады: бөтендөнья күләмендә Татарстанның йөзен Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова күрсәтәчәге ачыкланды. Ә икенче соравыма җавап табырга кирәк иде.

  Бернче адым: “Батырлыкта матурлык”

 “Көннәрдән бер көнне район күләмендә “Татар кызы-2018” бәйгесе булуы турында яңалык чыкты. Финанс-бюджет палатасында күп яшьләр эшләү сәбәпле, бу яңалыкны  тиз ишеттем. Һәм инде озак та уйлап тормыйча, хезмәттәшләрем арасыннан мине тәкъдим иттеләр. Коллективның ышанычын аклау максатыннан, сөенеп ризалаштым. Гаиләмнең һәм хезмәттәшләремнең ышану һәм хөрмәте бу зур бәйгедә катнашырга көч бирде”, – дип башлады сүзен “Татарстанның иң җитез кызы” номинациясында җиңү яулаган Гүзәл Шакирҗанова.

    Икенче адым: “Яхшы ният – эш башы”

  “11 майда район күләмендә узган турда 17 кыз катнаштык. Ул ике этаптан торды: үзең белән таныштыру һәм концерт номеры белән чыгыш ясау. Комиссия әгъзаләрының гадел хөкеме буенча  11 кыз финал этабына чыкты, шулар арасыннан Саба районыннан катнашкан өч кызның да чыгышын лаеклы дип билгеләделәр”.

Өченче адым: “Башлый белсәң, бетерә бел”

    Без озак бәйрәм итеп тормадык, икенче көнгә үк республика күлә­мендәге финалга әзерлекне башладык. Янымда һәрвакыт ярдәм кулын сузырга әзер булган әти-әнием, сеңелләрем, туганнарым һәм дусларым булуы эшне җиңеләйтте.  Әзерлек вакытында кызлар белән һәрвакыт аралашып, ярдәмләшеп тордык,  тыныч, дустанә мөнәсәбәттә аралаштык. Сәхнәдә яхшы тоту сәләте, минем уйлавымча, әтиемнең әнисеннән – әбиемнән бирелгән. Мин аның биюләрен гел читтән кызыгып күзәтә идем,ә ул минем кызыкканны күреп, биергә өйрәтә башлады, ничек үзеңне дөрес тотырга икәнен күрсәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен”, - дип Гүзәл матур итеп елмаеп куйды.

 Нинди яхшы хатирәләр белән бу бәйге истә калды дигән сорауга ул болай җавап бирде: “Моңарчы мондый бәйгеләрдә катнашканым юк иде. Күп көч сарыф ителүгә карамастан, бу вакыйга искиткеч күңелле хатирә булып минем күңелемә уелып калды. Анда алган тәэcирләр, күңелле мизгелләр миңа алга таба тагын да тырышып эшләргә һәм шушындый чараларда актив катнашырга зур теләк уятты”.

  Алда куйган соравыма, Гүзәлнең бер  үзеннән генә җавап эзләү дөрес булмастыр. Шуңа күрә  зур сәхнәдәге бәйгене караган “Саба дулкыннары” теле-радиокомпаниясының баш мөхәррире Әлфия апа Мөба­рәкованың фикерен белештем: “Бу конкурста катнашырга теләк белдерү генә дә – батырлык. Алар белән бергә гаиләләре кайгырды.  Киемнәре бик зәвыклы булды, Кызларның сын-гәүдәләре сөйкемле һәм матур елмаеп тордылар. Чын артист булмаган кешегә анысы да бик авыр бит әле. Ә Гүзәл  нинди яхшы чыгыш ясады. Бик нык тырыштылар! Кешенең канатын каерырга ярамый, гел үсендереп торырга кирәк”, – дип сөйләде  ул.

  Гүзәл алдагы елларда “Татар кызы” җиңүчесе булырга теләгән кызларга тәкъдимнәрен дә җиткерде: бәйгеләрдә катнашырга теләсәләр, иң беренче рус сүзләрен кушмыйча, саф татарча сөйләшергә өйрәнсеннәр.  Гүзәлнең татар телен камил белүенә, һәм җавапларының зирәклегенә алып баручы Фәнис Җиһанша гына түгел, ә филармонияның  тулы залы да шаккатты.

           Зөлфәт Галимов.

КДУ студенты.

Фото: tatar-inform | Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев