Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татавтодор”ның Саба филиалы һөнәри бәйрәмнәрен рекордлы – 1,5 миллиардлык эш күләме белән каршылады

Оешмада эш иртә башлана. Сәгать 7 тулганда биредә 110 эшче-хезмәткәрне берләштергән кол­лективтан, инде, кем әйтмешли, җил­ләр искән булыр.

Филиалга 25 ел җитәкчелек итүче  Марат Гарипов та шуны раслап:

“Мин нәрәтне гадәттә  алтынчы  яртыда бирәм. Шуннан соң документларга имза  салып территориягә чыкканда бригадалар инде вахтага төялеп китеп тә өлгерә. Кайбер участокларга 75  километрдан артык барырга  кирәк. Чөнки  бу  сезонда объектлар  күрше районнарда күбрәк  булды.  Узган  елга  караганда  9 айда икеләтә  диярлек артык,  1,424 миллиард  сумлык эш башкардык. 2022 елда   план үтәлеше 919 миллион сум иде. Шунысы да бар: без проектта  каралган һәр эш төрен дә диярлек үз  көчебез белән башкарабыз, субподрядчыларга бирмибез. Гомумән, бездә эш  сәгатьләре белән  исәпләшмәүче, көч­ле коллектив  тупланган. Барысы да мон­дагы тәртипкә күнеккән. Шуңа җитештерүчәнлек тә  югары. Җәй  көне бер техника да тик  тормады. Штат тулы, “текучка” юк. Аграр көллият студентларыннан  булачак кадрлар әзер­либез. Инде даими эшкә алынганнар  да бар”, –  дип сөйләде. 

  Чыннан да, агымдагы  сезонда фи­ли­алның вахта автобуслары ерак  рейсларда еш йөрде. Юл төзүчеләр “Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашырып, Питрәч-Пимәр участогында – 5,2, Питрәч-Чыты-Янсуар торак пунктлары  арасында  4 километр асфальт җәйделәр. Эшләр нуль  циклыннан башлап  алып  барылды. Теләче районында  5,2  километрлы Шәтке-Яр Чаллы участогы да асфальтланып, файдалануга тапшырылды. Шулай ук Саба  филиалы Арча-Сеҗе-Алан автомобиль юлын яңадан сүтеп, 7 километрда вак таш салып ремонтлаган, тимер юл кичүе ике яктан да 200әр метр асфальтланган.  Моннан тыш Мамадыш районындагы коллегаларына  да  ярдәмгә килгәннәр.

 Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре  районыбызда сезонны апрельдән үк  ачканнар  иде. Башта  2000 квадрат метрдан  артык асфальтта барлыкка  килгән   ярык-чокырлар  ямалды. Милли проект кысаларында  май-август  айларында   Казан-Саба, Саба-Иләбәр участокларында 6  километр асфальт  яңартылды. Килдебәк-Иске Икшермә авыллары  арасындагы  7,9   километр юл исә өч  ел дәвамында  капиталь ремонтланып, быел файдалануга тапшырылды. Са­баның Мәктәп тыкрыгы, Үзбәк Закиров, Шәмәрдәннең Завод урамнарыннан үтүчеләр дә  яңа типтагы  асфальттан  йөри башлаганнары  өчен филиал хезмәткәрләренә рәхмәтле.

“Әлеге  максатларга 65  мең тонна  асфальт, 150  мең тонна инерт  материал тотылды. Юлларның нигезен әзерләгәндә  200  мең  кубометрдан артык балчык күчерелде.  Әмма техника никадәр камил булмасын, сыйфат беренче чиратта  кадрларга, хезмәткә җаваплы карашка бәйле.   Мастерлар Илнур Сабуров, Нияз Гәрәев, Илфат Фатыйхов, Илфат Шакиров бригадаларында әлеге мәсьәләгә нык игътибар бирелә. Техника ышанычлы кулларда. Ирешелгәннәрдә баш механик Ленар Динмөхәммәтов, геодезист Айдар Хафизов, кадрлар, исәп-хисап, җитештерү-техник белгечләренең, дис­пет­черларның, ремонт остаханәсе, ашханә хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы чагыла”,– ди филиалның  баш инженеры  Илдус Гәрәев.

 Юл салу, реконструкция эшләре белән бергә кышкы чорга да әзерләнә коллектив. Бүгеннән үк юлларга сибү өчен филиалда, аның Кукмара  участогында 23 мең тонна махсус катнашма әзерләнгән. Инде 2024 ел планнары да өлешчә билгеле. Казан-Шәмәрдән трассасын Тимершык  чатына кадәр кабат  асфальтлау каралган. Иске Икшермә зонасы да  юл  төзүчеләрне  көтә.

“Һөнәри бәйрәмебезне куанычлы хезмәт нәтиҗәләре, күләмле эшләр белән каршылыйбыз.  Шушы  уңайдан юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләремә һәм ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы ихтирамымны белдерәм. Югары профессиональлек, хезмәт сөючәнлек һәм тырышлык безгә бүген, иртәгә, киләчәккә билгеләнгән барлык бурычларны да лаеклы үтәргә мөмкинлек бирер, куелган максатка ирешербез дип ышанам. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Йөрер юллары һәркемгә  иминлек кенә китерсен”,–диде әңгәмәбез  ахырында Марат Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев