Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәк авылында яшәүче Минҗиһан Тимергали кызы Зәйнуллинага - 95 яшь

Бүген, 2 ноябрьдә, Төбәк авылында яшәүче Минҗиһан Тимергали кызы Зәйнуллина 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Минҗиһан Зәйнуллина Түбән Өчнарат авылында туган. Үсмер чагында илгә афәт килә -- Бөек Ватан сугышы башлана. Яшьтәшләре кебек ул да әниләре белән беррәттән тылда хезмәт куя. 14 яшеннән Шәмәрдәндә урман кисә, атлар карый. 1948 елда Челекен якларына чыгып китә. Шунда булачак тормыш иптәше Нигъмәтулла белән танышып гаилә коралар. Анда Минҗиһан апа нефть чыгаруда эшли. 1954 елда гаилә туган якларына кайтып төпләнәләр. Минҗиһан Зәйнуллина күмәк хуҗалыкта фермада сарыклар, бозаулар карый. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1976 елда ире каты авырудан дөнья куя. Бала хәсрәтен дә кичерергә туры килә: улы Наил 54 яшендә бакыйлыкка күчә.

Бүгенге көндә Минҗиһан апа Төбәк авылында кызы Наилә тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев