Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу мәдәният йортында курчак театры тамашасы

Театральләштерелгән эшчәнлек балаларның һәрьяклап үсешендә зур роль уйный. Әкият персонажлары белән әзерләнгән тамаша мисалында балалар игелек, дуслык, гаделлек, хезмәт сөючәнлек дәресләрен белә. Балалар ачыграк, аралашучан була башлыйлар; алар үз фикерләрен төгәл формалаштырырга һәм аларны халык алдында сөйләп бирергә, әйләнә-тирә дөньяның нечкәлекләрен тоярга һәм бирергә өйрәнәләр.

16 декабрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында курчак театры тамашасы үткәрелде. Нуриәхмәтова Зөлфия Роберт кызы курчакларны һәм декорацияне үзе ясады. Тамаша күңелле, кызыклы булды. Барысы да канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев