Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Симет авылында яшәүче Галимова Галимә Габдрахман кызына - 90 яшь

28 март көнне Түбән Симет авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галимова Галимә Габдрахман кызының 90 яшьлек юбилее үтте. Юбилярны туган көне белән авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин Илгизәр Роберт улы һәм “Симет” хуҗалыгы җитәкчесе Зәйнетдинов Шамил Җәмил улы котладылар һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

undefined

Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Сугыш башланганда Галимә апага 9 яшь була, әтиләре сугышка киткәндә гаиләдә 4 бала, иң кечесе әле тумаган да була. Сугыш чоры еллары, әтисенең сугышка китүе аның күңелендә онытылмаслык хатирәләр булып саклана.

“Шул вакытларда колхозда ипи пешерәләр иде һәр гаиләгә бер түгәрәк ипи бирәләр, сугышка киткән вакытта әти бер ипине сындырып яртысын безгә калдырды. Ул көн мәңге истән чыкмас, без әтине елый-елый сугышка озатып калдык. 1-2 атнадан Смоленскийдан хат килде, анда ”Без сугышка кердек”- дип язылган иде. Башка әтидән хат килмәде. Аннан соң безгә аны хәбәрсез югалган диделәр. Без шулай бер әнигә дүрт бала калдык. Без бик каты ачлык күрдек, аяклар шешенеп, ачлыктан аз гына үлми калдык. Бәрәңге чәчәк аткан вакытта аның төбен актарып, бәрәңгесе юк микән дип карый идек, болар барысы да ачтан үлмәс өчен булды”, - ди Галимә апа.

Галимә апа 9 яшеннән үк колхоз эшенә алынып төрле эшләргә йөри. 1953 елда яшь кызны урман кисәргә җибәрәләр, көздән алып язга кадәр урман кисә.

Лаеклы ялга чыкканчы “Үзәк” колхозында ат караучы, сыер савучы булып эшли.

1958 елда Галимә апа Түбән Симет авылы егете Галимов Ханнан Нурый улына тормышка чыга. Алар 2 малай, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары гаилә корып Казан шәһәрендә, Шәмәрдәндә, уллары Түбән Симет авылында төпләнеп, тырыш, үрнәк гаилә буларак яшиләр. Бүгенге көндә Галимә апайның 9 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Тыл һәм хезмәт ветераны Галимова Галимә кече улы Ильшат һәм килене Энҗе гаиләсе белән яши.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев