"Театр яктылыкка, нурга илтә!" театр фестивале
19 һәм 24 март көннәрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шыңар һәм Юлбат авыллары халкы өчен "Яшел эшләпә" спектакле куелды.
Язучы-драматург, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 85 яшь тулу уңаеннан, халыкның ялын оештыру, мәдәни тормышка тарту, яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәдәни-тарихи мирасны саклау, патриотизм, туган якка мәхәббәт хисен үстерү максатыннан, РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба районындагы идарәсе (районара), "Росгострах"ның Саба районындагы филиалы, "ПМК-159", "РЕСО-Гарантия" иминият компаниясе, "Ак Барс мед","Ак барс страхование" һәм Социаль иминиятләштерү оешмасы 19 һәм 24 март көннәрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шыңар һәм Юлбат авыллары халкы өчен "Яшел эшләпә" спектакле куйды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев