Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Техника баганага бәрелү сәбәпле, электр тапшыру линияләренең аварияле рәвештә өзелү очраклары ешайды

Җаваплы затлар электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарында башкарылучы эшләрне бары гамәлдәге кагыйдәләр буенча оештырырга тиешләр.

Массакүләм урып-җыю эшләре барышында, урып-җыю техникасы баганага бәрелү, корыч тарттыргычларны эләктерү яки линия астыннан узганда габаритларны кыскарту аркасында һава электр тапшыру линияләрен өзү очраклары ешайды.
«Челтәрле компания» АҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарында куркынычсыз эш алып бару кагыйдәләрен механизаторларга, машина йөртүчеләргә һәм ремонт эшчеләренә өстәмә рәвештә аңлатырга тәкъдим итә.
Һәрбер хезмәткәргә саклык зоналарындагы аеруча куркыныч урыннар һәм электр тогыннан зыян күрүчегә табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турында мәгълүмат җиткерергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, җаваплы затлар электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклык зоналарында башкарылучы эшләрне бары гамәлдәге кагыйдәләр буенча оештырырга тиешләр. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасының хәрәкәт итү юлы юллама кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Машиналарның югары вольтлы электр чыбыклары астыннан хәрәкәте бары транспорт халәтендә һәм чыбыклар салынуы иң ким булган урын, таяну баганасы яныннан, эш алып баруның куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше карамагы астында башкарыла. Челтәр оешмалары белән язмача килешү төземичә, электр тапшыру линиясенең саклык зоналары чикләрендә биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эш башкару, печән, салам һәм башка шундый йөкләрне ташу, машиналарны һәм механизмнарны туктату тыела. Шулай ук кабельле электр тапшыру линияләренең саклык зоналарында җир сөрү тыела. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына китрергә, ә кайчагында үлем белән дә тәмамланырга мөмкин.

Югары вольтлы электр тапшыру линиясенең саклык зонасы: 
Проект буенча номиналь көчәнеш классы, кВ Аралыгы, м
1 гә кадәр 2
1 — 20 10
35 15
110 20
150, 220 25 
300, 500 30


Йөк ташучы транспорт чараларыннан электр үткәрү линиясенә минималь рөхсәт ителгән ара тәшкил итә:
көчәнеш 6 — 35 кВ — 1 м,
көчәнеш 110 кВ — 1,5 м,
көчәнеш 220 кВ — 2,5 м,
көчәнеш 500 кВ — 4,5 м.


Җирдә ятучы һава электр линияләре чыбыклары янына 8 метрдан да, ә асылынып торганнына 2,5 метрдан да якынрак килү тыела. 
Шулай ук энергиячеләр, янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, югары температуралар вакытында урманнарда, басуларда, авыл җирлекләре территорияләрендә, бигрәк тә югары вольтлы электр тапшыру линиясе һәм башка энергообъектлар янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар. Югары вольтлы электр тапшыру линиясенең саклык зонасында учак ягу, коры үләнгә ут төртү тыела. Коры үләнгә ялгыш ыргытылган сүнмәгән тәмәке төпчеге яисә шырпы түбән янгын чыгу сәбәпчесе булырга мөмкин. Ул, үз чиратында, электр җайланмаларының зарарлануына китерә ала. 
Электр челтәрләренең саклык зонасында эшләү кагыйдәләрен үтәгез!
Кагыйдәләрне дөрес үтәү − сезнең куркынычсызлык гарантиясе!

Электр чыбыкларының зарарлануын күргән очракта моның турында үзегезнең торак пункты хакимиятенә, МЧС бүлегенә яисә якындагы электр челтәре предприятиесенә яисә бердәм телефон номеры буенча «Сетевая компания» АҖ Контакт-үзәгенә 8-800-2000-878 хәбәр бирергә кирәк.

Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев