Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тенекидә “Капка төбе” чарасы

Яшьләргә ятрак булса да, өлкән буын хәтерлидер, авылларда кич җиттеме капка төпләрендәге утыргычлар күрше-тирә белән тула иде. Соңгы яңалыклар, эшләнәсе эшләр барлана, кемдә өмә ясыйсы, кемгә булышасы, нинди бәйрәм оештырасы – барысы да шунда сөйләшенә. Аннан соң күңел ачулар башлана. Гармунга кушылып җырлау, уеннар, биюләр, капка төбендә кич утыруның дәвамы була иде.Өлкәннәр сагынып искә төшергәндә, 25 июнь көнне Тенеки авыл клубы мөдире менә шушы гореф-гадәтне яңартып, “Капка төбе” дип аталган чара оештырды.

Кич утыру өчен клуб территориясе капка төбе итеп әзерләнде, фотозона да бар иде. Әлеге чара үзешчәннәр сәхнәләштергән күренешләр татар халкының милли уеннары белән Юлбат мәдәният йорты,китапханә һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде. Кич буе уен- көлке, дәртле биюләр, күңелле җырлар тынып тормады. Тамашачы бу чараны яратып кабул итте.

Чыганак: instagram.com/sdk24_ulbat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев