Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлек азыгы әзерләүдә вакытны кулдан ычкындырмаска!

Бүген “Туган як” җәмгыятендә район терлекчелек тармагындагы 5 айлык хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар

Бүген “Туган як” җәмгыятендә  район терлекчелек тармагындагы 5 айлык хезмәт нәтиҗәләренә  йомгак  ясадылар. Семинар-киңәшмәдә район башлыгы  Рәис Миңнеханов,  хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре  катнашты. Яшел  урак башланыр  алдыннан  эшлекле   сөйләшүнең  көн тәртибе белән  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе  начальнигы  Гафур  Хәсәншин таныштырды. Идарәнең  җитештерү-маркетинг бүлеге  консультанты  Илшат Нурмиев чыгышында күрсәтелгәнчә,  5  айда   район терлекчелегендә 487956 центнер,  ягъни  чагыштыру   чоры   күрсәткеченнән 107 процентка күбрәк сөт, 21319  центнер  мөгезле эре терлек (102%), 42129 центнер  дуңгыз ите (101%),  җитештерелгән. Савым  сыерларының продуктлылыгын арттыруда “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы, “Нырты” предприятиесе, Игенче”, “ПМК” (Чулпыч янындагы комплекс) җәмгыятьләре, Мичән 122-107 процент үсешкә ирешкән. Биш хуҗалыкта (“Килдебәк”, “Урта Саба”, ”Тимершык” бригадалары, Сатыш бүлекчәсе, “Шытсу” җәмгыяте) сөт җитештерү былтыргы   күрсәткечкә карата  кимегән. Аларның җитәкчеләре район  башлыгы  алдында җавап тотты.

Семинар өлештә “Туган як” җәмгыятендә сафка баскан яңа сәт комплексы белән танышу  булды. Ахырдан Россельхозцентрның республика филиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров киңәшмәдә катнашучылар көзге һәм сабан, шулай ук терлек азыгы культуралары үрнәкләре белән таныштырып, “яшел  урак”ка  үсемлекләрнең бутонлашуы вакытында  керешү мөһимлеген  искәртте. Рәис Миңнеханов та, иртәгәдән тотынабыз, диючеләргә: “Нишләп бүгеннән түгел? Бөтен  көчне терлек  азыгы әзерләүгә  куясыз”,– дип белдерде.

 Эссе  һава торышы игеннәрнең дә өлгерүен тизләтә. Урып-җыюга июльнең 25ләрендә төшелер дип  көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев