Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекче Гөлинә Заһидуллина: «Авылда калганыма үкенмим»

«Авыл- ил тоткасы»

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыганда бозау  караучы Гөлинә Заһидуллинаның  әнисе  Фирая  Иб­ра­һимова да фермада сыерлар сауган. Фикадарь хезмәте өчен 90нчы елларда Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеменә лаек булган. Кызы да да әнисе юлыннан киткән.

“Унберне тәмамлауга, үз-үземә беркая да бармыйм, авылда  калам дидем. Бер дә үкенмим”,– ди ул шундый карарга  килүе турында. Хәзер  ул өч бала анасы. Үз  көчләре белән йорт салып  чыкканнар. Зуртайтылган торакта тормыш иптәше Зөлфәт белән яңа туган бозауларны ике  айга  кадәр үстерәләр. Яшь малкайларның  саны 210-220 башка хәтле җитә.  Февральдә һәрберсеннән уртача 949 грамм  үсеш  алганнар.  Зөлфәте универсаль кеше:  ясалма  орлыкландыручы да булган,  тояклар да  дәвалаган.

“Артым күрсәткечләренең  яхшыруында ясалма сөт эчертүне туктатуның файдысы зур булды. Узган  елның  октябреннән бозауларга гел чиста сөт бирәбез.  Ясалма тукландыруга күчергәндә мал тагын бер көйсезләнеп  ала иде. Хәзер тәртип. Буаз сыерларны бозаулаткан ир-егетләргә дә зур рәхмәт. Алар җиренә җиткереп эшләгән  аркасында маллар тиз  үсеп  китәләр”,– ди Гөлинә.

Торак  чиста, бозаулар  ял итеп тора.  Таза  малга тизәк  ябышмый да бит ул. Тирестә  яткан бозау  туңа башлый һәм ашаган азыгын  үсүгә түгел, тәнен җылытуга  бирә. Заһидуллиннар  моны  яхшы  аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев