Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекчелек махсус режимда эшли

Агымдагы елның 6 аенда районның терлекчелек тармагында 43297 тонна, ягъни чагыштыру чоры күрсәткеченнән 111 процентка күбрәк сөт, 23327 центнер мөгезле эре терлек (105%), 49560 центнер дуңгыз ите (109%), җитештерелгән, мал саны да арту ягында һәм үрчем алу да яхшы гына бара. Бу хакта яртыеллык эш йомгакларына багышлап Килдебәк бригадасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, хуҗалык җитәкчеләребелгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык­төлек идарәсенең җитештерү­маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышында әйтелде.

“ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч), “Игенче”дә, “Кибәче”дә, Мичән бүлекчәсендә, Туктар робот комплексында сөт җитештерүдә үсеш районның уртача күрсәткеченнән шактыйга (117­127 %) югарырак. Ит җитештерүдә “Тимершык”, “Килдебәк” бригадаларында , Мичән бүлекчәсендә, “Игенче”, “Шытсу” җәмгыятьләрендә 108­ 115 процент үсеш тәэмин ителгән. Сыерлардан 6195 баш, ягъни 2020 елның шушы чорына караганда 106 башка күбрәк бозау алынган.

Быел терлекчелектә җәйге чор катлаулы һава шартларында үтә. Эсселек кешеләргә генә түгел, малларга да тискәре йогынты ясый. Ничек кенә булмасын, продукциянең кимүенә юл куярга ярамый. “Шул максаттан фермаларда, комплексларда терлекләр өчен уңайлы мохит тудыру чаралары күрелде. Торакларда өстәмә вентиляторлар, ике хуҗалыкта сыерларга вак су тамчылары бөркүче душлар эшли, кардаларда өстәмә су тагараклары куелды, ян шторалар, түбәдәге шахталар даими ачык режимда тотыла. Шулай ук малларны төнлә кардаларга чыгару да оештырыла. Сыерларның тән температурасы югары булганда орлык материалының пешүен, аталандыруның нәтиҗәлелеге кимүен исәпкә алып, 6 хуҗалык сыерларны 27 июньнән төнге сәгатьләрдә каплатуга күчте. Әлеге ысул башка фермаларда да кертелә. Малларны ашатуда да авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы тәкъдимнәре исәпкә алына. Болар барысы да сөт савып алуны, үрчемне киметмәүдә өстәмә чара”,– ди Илшат Нурмиев.

Киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү темасына да җитди сөйләшү булды. Әлегә район буенча бер баш шартлы малга 8 центнер гына азык берәмлеге туры килә (былтыр бу чорда – 23 центнер). Кышлату чорына 32 мең тонна сенаж, 7 мең тонна печән җитми. Корылык аграрийларны терлек азыгын читтән эзләргә дә мәҗбүр итә. Мисалга, “Игенче” җәмгыяте күрше республикага чыгып 2500 тонна сенаж туплаган. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында да әйтелде. Терлек азыгы җитмәү киләчәктә терлекләрнең баш саны кимүгә китерергә мөмкин. Киңәшмәдә район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгышларында моңа юл куймау зарурлыгына басым ясалды. Җитештерү күләмнәрен саклап калу, шулай ук гамәлдән чыгарылган маллар санын киметү чараларын күрү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев