Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТИКШЕРҮ МАКСАТЫ - ЯРДӘМ ИТҮ

Кичә махсус комиссия районда авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.

    Аның составында авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раиф  Харисов, “Россельхозцентр”ның рес­публика  филиалы районара бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров, дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы  Рөстәм Харисов, игенчелек буенча  конcультант Ренат Нигъмәтҗанов,  Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы  урынбасары Илнар Габбасов, орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Ренат Ногманов бар иде. Конкурс комиссиясен терлекчелек буенча  министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкләде.

 Бәяләү комиссиясе әгъзалары 8 хуҗалыкта  машина-трактор парк­ларының, амбар хуҗалыгының әзер­леген – тракторларның, тырма­лау, тукландыру, чәчү, орлыкны биохимик препаратлар белән  эшкәртү агрегатларының, чәчү комплексларының техник торышын, ремонт звенолары составын, күчмә эретеп-ябыштыру техникасын тикшерделәр..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев