Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта ир-егетләр арасында "Башваткыч" интеллектуаль уены үтте

26 февраль көнне Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-егетләр арасында "Башваткыч" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.

Уенда төрле елларда хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр: Шакиров Шамил, Галимов Булат, Биктимиров Шаһинур катнашты. Уен матур җырлар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Уенчылар кроссворд чишеп, армия турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Тамашачылар уенны бик теләп күзәттеләр. Алып баручы Илнур Нәҗиповның бер генә соравы да җавапсыз калмады. Төп җиңүче итеп Шамил Шакиров билгеләнде. Уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев