Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта «Татар мәдәнияте хәзинәсе» интеллектуаль уенын үткәрделәр

29 март көнне Тимершык авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләрне мавыктыргыч тарихи сәгатькә чакырдылар.

Чараны алып баручылар балалар белән илебез мәдәнияте тарихы буенча кызыклы сәяхәткә киттеләр. Тарихи сәгатьтә катнашучылар Ватан тарихы, милли мәдәният дөньясына чумдылар, югалган традицияләр һәм халык һөнәрләре турында белделәр. Соңыннан чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр. Әңгәмә ахырында барысы да «Татар мәдәнияте хәзинәсе» дигән интеллектуаль викторинада катнаштылар.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев