Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авылында яшәүче Тәкъмилә Шәйдуллинага 90 яшь тулды

Юбилярны район социаль бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Тимершык авылы җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, туганнары, авылдашлары котлады

 Тәкмилә  Заһидулла  кызы  Шәйдуллина (Заһидуллина)  1934 елның 21 гыйнварында Тимершык авылында колхозчы Заһидулла һәм Бибихәбирә гаиләсендә  3 нче бала булып дөньяга килә.  1941 елда  Тимершык  сигезьеллык  мәктәбенә  1 нче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала.  Сугыш чорында көче җиткәнчә төрле эшләрдә катнаша: әнисе сарык фермасында эшләгәнлектән, Тәкмилә апа шунда бәкәйләр караша, көтүгә чыкмый калган сарык- бәкәйләрне аерым көтәләр. Әтисе сугышка китә һәм озак та үтми Орел шәһәре янында һәлак булганлыгы турында өчпочмаклы хат килә. Әтисез 4 бала үсәләр. Бөек Җиңү килгәч тә тау башыннан кайткан солдатларны “Әти түгелме икән?”- дигән өмет әле озак яшәтә.

Сугыштан соң 1950-1952 нче елларда Тәкмилә Заһидулла кызы Лесхоз бистәсенә эшкә китә. Анда 2 ел чүрки (машинага ягып йөрү өчен вак утын) ватуда эшли. 1952 елда авылдашларына ияреп Свердловск шәһәренә чыгып китә.  Анда Уралобувь фабрикасында эшли. 1957 елда авылга кайта һәм Саба сушзаводында эшли.  

1958 елның 5 июлендә авылның уңган, булган  егете Миннәхмәт белән гаилә коралар. Хезмәт белән,  матур гына 57 ел бергә гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр.

  1959 елгы  улы Равил – югары белемле ветеринар-зоотехник,  педагог.  Озак еллар Мичән мәктәбе директоры, химия, биология, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булып эшли. Бүгенге көндә лаеклы ялда.

  1962 елгы кызы  Тәнзилә гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә гомер итә. Шулай ук лаеклы ялда.

Тәкмилә апа 55 яшендә колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга.  2015 елда тормыш иптәше Миннәхмәт абый вафат була. Бүгенге көндә 4 оныгы, 8 оныкчыгы бар.  Тәкмилә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп Тимершык  авылында гомер кичерә.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев