Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык мәдәният йортында өлкәннәрне Камал артистлары тәбрикләде

Тимершык мәдәният йортында Кызыл Мишә мәдәният йорты, Көек, Мингәр, Сабай авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр декадасына һәм укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

  Бәйрәмдә өлкәннәрне һәм укытучыларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, "Саба" җәмгыятенең "Мичан" бүлекчәсе җитәкчесе Рамил  Шәймәрданов котлады. Мәдәният хезмәткәрләре кадерле кунаклар өчен эчтәлекле музыкаль программа әзерләгәннәр иде.

 Өлкәннәрне шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов  яраткан җырлары һәм шигырьләре белән дә сөендерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев