Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта яшь «сәпидче»ләр катнашында “Минем дустым велосипед” уен-конкурсы узды

Җәй - велосипедта йөрү чоры. Велосипед транспорт чарасы гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен саклау ысулы да.

Ел саен велосипедларның популярлыгы арта гына бара. Педальләрне әйләндерергә өйрәнгәч, балалар урамнарда һәм юлларда йөриләр. Велосипедның барлык өстенлекләренә карамастан, ул куркыныч чыганагы булып тора. 30 июньдә Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Минем дустым велосипед” конкурс – уен программасы узды. Чара әлеге транспорт чарасының килеп чыгышы турында мавыктыргыч хикәя белән башланды. Аннары катнашучылар ике командага бүленеп, үзләренең зирәклеген, игътибарлылыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев