Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта спорт бәйрәме Кыш бабай күчтәнәче өләшү белә тәмамланды

Тимершык гомумбелем бирү урта мәктәбе базасында баскетбол буенча ярышлар һәм күңелле стартлар узды.

Әлеге чарада “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче  спортчылар катнашты.  Баскетбол турнирында барлыгы 2  команда катнашты: Тимершык гомумбелем  бирү урта мәктәбе (“Сабантуй -1”) һәм “Гимназия”(“Сабантуй - 2”) командалары. Уен җиде минутлык дүрт таймнан узды.  Беренчелеккә “Сабантуй -1” (Тимершык гомумбелем урта мәктәбе) командасы чыкты.

Күңелле стартларда барлыгы дүрт команда катнашты:  “Огонь”, “Воздух”, “Земля” һәм “Вода" командалары. “Күңелле стартлар" исем, девиз әйтүләрдән башланып китте. Командалар  кызыклы, шул ук вакытта катлаулы конкурсларда  катнаштылар.

Биредә урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - «Огонь» командасы,

2 урын - «Вода» командасы,

3 урын - «Воздух» командасы.

Кичә ахырында, бәйрәм рухын тагын да җанландырып,  командаларга грамоталар һәм барлык катнашкан балаларга Кыш Бабай бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев