Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тиздән мәктәпкә!

Район китапханәсе хез­мәт­кәрләре “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Без тиздән мәктәп укучылары” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр

 Чараны директор Ләйсән Билалова хезмәткәрләрнең  1 сыйныфка баручы ул-кызларын котлау белән башланды. Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Салихова әти-әниләргә уку буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Аннары катнашучы гаиләләр  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” “Зирәкләр, тапкырлар һәм белемлеләр”, “ Хәтерне яхшыртыйк”, “Мин җитез” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп үзара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Ахырда балаларга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев