Тәкъдим бар – яңа эш урыннары
Шәмәрдәндәге элекке ягулык конторасын (райтоп) күпләр яхшы хәтерли әле. Биналарга газ кергәнче оешмалар һәм халык биредән күмер, брикет ташыды. Зур чират була торган иде. Каты ягулыкка ихтыяҗ беткәч, райтоп та яшәүдән туктады. Дөрес, инфраструктуралы территория (уңайлы тимер юл тупигы, житештерү мәйданчыгы) буш тормады. 2011 елдан салым органнарында шушы адрес буенча “УПТК” җәмгыяте теркәлә.
Предприятие эшчеләре территорияне Яңа елга әзерләүгә дә беренчеләрдән керештеләр
Ә быелның июленнән биредә җаваплылыгы чикләнгән “ППТК” җәмгыяте эшли башлады. Аны, ягъни җитештерүтехник комплектлау предприятиесен гамәлгә Ренат Закиров куйган һәм 5 айда эшчәнлеккә шактый гына үзгәреш тә кертергә өлгергән. Шәмәрдән өчен зур әһәмиятле күрсәткечләрнең берсе, әлбәттә, эш урыннарының өч тапкыр диярлек артуы. Хәзер җәмгыятьтә 28 кеше эшли, алар тимер-бетоннан төзелеш материаллары җитештерә һәм тупикка кергән вагоннарга хезмәт күрсәтә. “Кадрлар туплау кыен булмады. Игъланнар бирелгәч, көненә 20 шәр кеше эш сорап килде. Араларыннан кулы һөнәр белгәннәрне сайлап алдык. Элекке кадрларны да саклап калдык. Иң өлкән тракторчыбыз – “Фотон” үзтөягечендә эшләүче Размик Адамянга хәзер 71 яшь. “Амкодор” хуҗасы Сергей Мукаянов та күп стажлы хезмәткәр. Безгә 50 километрдагы Чепья авылыннан килеп эшләүчеләр дә бар”, – ди генераль директор.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев