Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үткән еллар берни түгел..”

10 декабрь көнне район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы оешуына 10 ел тулу уңаеннан “Үткән еллар берни түгел..” дип исемләнгән күңелле тантана үткәрелде.

Саба Үзәк китапханәсендә бистәбезнең өлкән яшьтәге ир-атлары өчен “Өлкәннәр” дип исемләнгән клуб 2010 елның 3 декабрендә, өлкәннәребезнең теләге белән, аларның тормышын, ялын оештыру максатыннан ачылды. Җитәкчесе итеп Фәрхетдинов Габит Фәсәх улы билгеләнде. Быел 2020 елның 3 декабрендә клубның оешуына 10 ел тулды. Шушы дәвердә очрашулар һәр атнаның пәнҗешәмбесендә иртәнге сәгать 9.00 да үткәрелеп килә. Монда төрле кызыклы очрашулар, әдәби, тематик кичәләр, экскурсияләр оештырыла. Клубта чыгыш ясау өчен һәрдаим күренекле кешеләр, оешма җитәкчеләре, табиблар килеп тора. Кичәбез сценарий ярдәмендә котлаулар белән үрелеп барды. Иң башта сүз Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызына бирелде. Бәйрәмебезне бизәргә баянист Айнур Габделхаков һәм җырчы Гөлзилә Нурмөхәммәтова да килгәннәр иде. Өлкәннәребез өчен “Бер-беребезне беләбезме?”, “Саба ягы гүзәл як” интеллектуаль уеннары оештырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында кызыклы әңгәмә корып дәвам итте. “Өлкәннәр” клубы ветераннары тормыштан тәм, ямь табып, китапханә тормышына җан өреп заман белән бергә атлыйлар. Рәхмәт аларга!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев