Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Томографлы да булдык

Узган атнада Саба үзәк хастаханәсе базасында МРТ (магнитлы-резонанслы томография) үткәрү бүлеге ачылды.

Бу табиблардан бигрәк авырулар өчен сөенечле вакыйга булды. Чөнки томография үтәр өчен райондашларыбызга шактый вакытлар Казан юлын таптарга туры килде.

Ачылу тантанасы ТР Сәламәтлек саклау ми­нистрлыгының техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Эдуард Шиварских, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Барсмед» җитәкчелеге, район үзәк хастаханәсе коллективы һәм дәваланучылар катнашында узды.

– Хастаханәдә мондый уникаль җиһазның барлыкка килүе пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә яңа мөмкинлекләр ача. «БАРСМЕД»ның европа стандарты буенча комплектланган мондый филиаллары Казан, Бөгелмә, Алабуга, Чистай, Яшел Үзән, Зәй шәһәрләрендә эшли иде, менә бүген Сабада җиденче филиалыбызны ачтык. Гадәттә  100 мең кешегә 1 мрт булырга тиеш, сезнең кебек кечкенә генә шәһәр өчен бу бик зур мәртәбә,– диде "Барс-мед” диагностик үзәге баш табибы Айнур Әхәтов сабалылар өчен ихлас шатланып.  Алга таба  тантанага килүчеләргә уникаль аппаратны һәм аның эшләү тәртипләрен үз күзләре белән   күрү мөмкинлеге бирелде. Аңлатуларынча, томограф кеше организмының барлык әгъзаларын һәм алардагы тайпылышларны югары төгәллек белән ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук томография узу белән бергә оператив рәвештә невролог, эндокринолог, травматолог кебек белгечләрнең консультациясен алырга да мөмкинлек булачак. МРТ нәтиҗәләре дистанцион рәвештә Казан шәһәренең югары категорияле табибларына, медицина фәннәре кандидатларына җибәреләчәк. Бу, үз чиратында, онкологик авыруларны да башлангыч чорында күреп алырга ярдәм итәчәк. Биредә хезмәт түләүле булса да, ОМС (мәҗбүри медицина иминиятләштерүе) программасы нигезендә  дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында түләүсез  тикшеренү үтәргә дә  мөмкин булачак.  Томографиянең тагын бер уңайлы ягы: ул куркынычсыз, ягъни нурланыш тәэсире юк дәрәҗәсендә. Шулай ук кече яшьтәгеләрне тикшерткәндә, бала курыкмасын өчен аппарат аша әнисе белән бергә күренергә мөмкин булачак. МРТ бүлегенә шулай ук күрше-тирә районнардан, Киров өлкәсе, Удмуртия республикасыннан да килүчеләр булыр дип фаразлана. Ачылган көнне бүлеккә беренче пациентлар да килә башлады. МРТда иң беренче булып тикшерү узган Әнисә Кәбирова: “Күптән кирәк иде инде мондый бүлек, әйбәт кенә эшләсен, күренгән нәтиҗәләр дә яхшы булсын” дип, авырулар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/bgen-saba-zk-khastakhanse-bazasynda-barsmedny-mrt-magnitly-rezonans-tomografiya-tkr-blege-achyldy

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев