“Тоннель” исерекне ачыклый
Аның гамәле Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча квалификацияләнәчәк.
Узган шимбәдә ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Тукай урамында 18-20 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 4 йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Шуның берсе аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә тоткарланды. Тикшерү вакытында 1979 елгы Казан кешесенең бер ел эчендә икенче тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен шушы рәвешле тупас бозуы ачыклана. Ягъни гамәле Җинаять кодексының 264.1 статьясы буенча квалификацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев