Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель” операциясе  кайчан үткәреләчәк?

Моны белеп тору  кирәк

 

 

“Игътибар: балалар!” профилактика  чарасы  кысаларында  киләсе  атна  башында районда “Тоннель” операциясе  үткәреләчәк. Билгеле, машина йөртүчеләр юл хәрәкәте  кагыйдәләрен һәркөнне үтәргә  тиеш. Шулай да "Тоннель" операциясе турында  кисәтәсе иттек әле. Чара барышында балаларын  махсус  утыргачларда   йөртмәүчеләр,  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  аеруча тупас бозучылар тикшереләчәк. “Шулай ук аңарчы   кагыйдә бозган өчен штраф  салына торып та,  аны  түләмичә  йөрүчеләргә дә  кызарырга туры   киләчәк. Юлларда  игътибарлы  булыгыз”,– дип искәртә ЮХИДИнең район  бүлекчәсе инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев