Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ТОННЕЛЬ”ДӘ ТОТАШ ТИКШЕРӘЛӘР

Узган атнада Сабаның Мәктәп ура­мында үткәрелгән “Тоннель” опе­рациясе кысаларында, ЮХИДИ хез­мәт­кәрләре 90га якын машина­ны тоташ тикшереп, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 15 йөртүчене ачыкладылар.

Аларның 8е укылмаслык дәрәҗәдә пычранган дәүләт номер билгеләре белән йөр­гән. Иминлек каешын такмаган өчен ике йөртүчегә беркетмә төзелде. Моннан тыш ОСАГО полисын һәм транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгын өйдә калдырган 4 йөртүче җаваплылыкка тартылды. Шулай ук тиешсез урыннан юл аша чыгып барган җәяүлегә дә кызарырга туры килде. Автоинспекторлар аеруча юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларга, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләргә игътибар биргәннәр.

Фото: https://pixabay.com | klimkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев