Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике егет булганнар, икесе дә уңганнар

17 март- Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Бүген торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Алардан башка көнкүрешне күз алдына да китеүе кыен. 

 Әлеге тармак коллективларының эшләре җаваплы да, катлаулы да, алар – алны-ялны белми вазифаларын башкаручы кешеләр. Бүгенге язмабыз геройлары – Саба һәм  Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре уңганнары Җәүдәт Хәсәншин белән Рушан Алякимов.

Икесе дә үз  һөнәрләрнең остасы. Бер  үк елда эшкә килгәннәр.

 

   

Экскаваторчы Җәүдәт Хәсәншин – Мамалай авылыннан. Түбән Шытсу мәктәбендә тракторчы  таныклыгы алган да, бер ел туган колхозында техника  йөрткәч, армиягә киткән. Хәрби бурычын Волгоградта, Мәскәүдә, Ставропольдә үтәгән. Кайту белән абыйсы тәкъдимен тотып, Саба  коммуналь  хуҗалыгына эшкә  кергән. Башта аңа грейдер биргәннәр. Хәзер берьюлы ике техникасы – “Хундай” экскаваторы һәм “МТЗ” тракторы бар.

“Эш сәгатебез буранлы көннәрдә иртәнге 4тә башлана. Башта бульдозер тагылган тракторда Сабаның үзәк урамнарын көрим. Аннары “Хундай”га күчеп утырам да, “КамАЗ”ларга кар  төйим. Язын эш тагын да күбәя. Су басмасынга канауларны чистарту хәйран  вакытны ала. Быел кар  аеруча тирән, өлгерәсе була”,– ди Җәүдәт.

Чыннан да, кыш үзенең “юмартлыгын” күрсәтте.  Ел башыннан полигонга 5612 рейс,  ягъни былтыргыдан ике тапкыр күбрәк кар чыгарылуы шул хакта сөйли. Күбесе Җәүдәт экскаваторы  аша   узган.

“Бик тырыш, пунктуаль, тәртипле, ялт иткән, кушылганны 150 процентка  үтәүче егет. Ул  казыган траншеяларны соңыннан көрәк белән  дә тигезлисе  юк. Кешелекле,  ярдәмчел, гаиләчел  ир. Аны үземнең энекәшем  шикелле күрәм. Яңа елда хатыны,  балалары  белән предприятие  капка төбендә Кыш бабай, Кар  кызлары  сыннары ясап та сокландыра беләләр. Гомумән, Җәүдәт Фәрит улы  Ходай адәм баласына биргән яхшы сыйфатларның  барысына да ия”,– диде  предприятие директоры Илнур Хәбибуллин аның турында.

Һәркөнне механизаторларга сәламәтлеген тикшереп һәм  алкотесторны  да кулланып юллама бирүче шәфкать туташы-диспетчер Лилия  Әхмәтова  да мактады үзен. Ел буе диярлек авырып ятканы  булмаган, алкоголь турында  сүз дә юк. Былтыр “Хундай”да гына  да 1,876 миллион  сумлык  эш башкарган.

  “Мин җәйгә  чыгуга, траншея  казырга билгеләнәм  инде. Быел Сабада  күп балалы гаиләләргә бирелгән  участокларда һәм Сатышта 8 километрга  якын  суүткәргечләр  саласы була. Көнгә 100  метр канау  казып, торбаларны  салып  күмдерү шарты белән график  төзелде. Грунтның  төрле җире очрый, су  чыга икән, бик  алдыра  алмыйсың. Куелган максатка ирешәсе була”,– ди Җәүдәт Хәсәншин. Аңа 17 ел  туплаган хезмәт тәҗрибәсе ярдәмгә  киләчәк.  

 

   

Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе эшчесе Рушан Алякимовның фамилиясен чаңгычы буларак инде 22 тапкыр язганмын икән. Компьютерым шундый сан чыгарды. Әмма аның суүткәрүче  слесарь икәнен белми идем. Рушанның Түбән Шәмәрдәннән килеп эшли башлаганына 15 мартта 17 ел тула. Авылда техника  йөрткәч, аны полигондагы трактор  кызыксындырган.  Әмма элекке директор Нургаян Тимергалиев райондашын слесарь штатына  ала. Шулай да 12 март көнне  аны нәкъ  менә   полигоннан эзләп таптык.

“Мондагы “ДТ-75” тракторчысын башка эшкә куйдылар да, аны вакытлыча мин алыштырдым. Ә болай төп коралым – полиэтиленны эретеп ябыштыру аппараты. Былтыр Мичәнбаш авылына суүткәргечләр   суздык. Ремонт та күп вакытны  ала. Әле  кичә генә хастаханә  каршында  үзәк канализация тыгылган  иде. Аның белән  көн үтте. Төрлесен  күрдек. Суга баткан чаклар  да булды. Кайчак төн  уртасында да  чыгып  китәргә туры  килә. Сәгатькә  карап тормыйсың.Торба  ярылган яки насос сафтан чыккан икән, кешеләрне сусыз тотып  булмый. Тиз арада үткәргечне  ялгарга  кирәк. Төзәтеп бетерми кайта  алмыйсың. Барлык коммуникацияләр дә төгәл эшләсә, халык та канәгать. Ризасызлыкка урын калмасын  өчен кулдан килгәннең барысын да булдырабыз”,– ди Рушан Алякимов.

 Үз һөнәренең остасы буш  вакытларында спортка тартыла. Чаңгы  ярышларында гел  алдынгы  урыннарда  ул. Оешмалар  коллективлары арасында узышларда предприятие өчен чыгыш  ясый һәм яхшы  нәтиҗәләргә ирешә.  Былтыр  «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) фестиваленең суперфиналында район  командасы  составында  иде, эстафетада 2нче булдылар. "Татарстан чаңгы юлы"массакүләм ярышларында, Шәмәрдәндә чаңгы  сезонын  ябуга  багышланган  бәйгедә 40-50 яшьлекләр арасында  җиңү  яулады.

“Мин көн  саен диярлек  күнегүләрдә инде, тренерыбыз  Улугбек Ваисов кул  астында 7-8 кеше шөгыльләнәбез. Спорт миңа  үземне  формада тотарга булыша.”,– ди Рушан.

   Эштәге тырышлыгы ел  саен диярлек билгеләп үтелә. Торак-коммуналь хуҗалыгы  объектлары  төзелешендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен район  Советының Мактау грамотасын алганы да, «Үз һөнәренең остасы» буларак  Сабантуй мәйданына  чыкканы да бар. Менә шундый үрнәк  кеше  ул Рушан Минсалих  улы.   

Икесе дә хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән  ихлас котлыйлар, уңышларның серен бердәмлектә  күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев