Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тоткарланучы гаебен таныды

Агымдагы елның 21 нояб­рен­дә Байлар Сабасының Кол Га­ли урамында юл-патруль хез­мәте инспекторы чит ил авто­мобилен туктата. Нәтиҗәдә....

   Йөртүчедә ал­коголь куллану билгеләре кү­зәтелә: авызыннан   аракы  исе  килә,  үз-үзен шикле тота. Ул ЮХИДи хезмәткәренең законлы  таләбен  үтәми,  ягъни медицина тикшерүен узу  өчен хастаханәгә бармый. Тикшерү барышында аның 2021 елда  ук 4 айга  транспорт белән  идарә итү хокукыннан  мәхрүм ителгәнлеге  ачык­лана. Әмма ул вакытта машина йөртү таныклыгын  хокук  саклау органнарына тапшырмый. Теләче районында  яшәүче 1990 елгы Шәймәрдановның гаебе  барлык  процессуаль  документлар  белән  дәлилләнә.

Нәтиҗәдә аңа административ  эш  КоАПның 12.26нчы статьясы 2 нче  бү­леге нигезендә,  ягъни машина    йөртү хо­кукыннан  мәхрүм ителгән хәлдә медицина тикшерүен узудан баш тарткан  өчен  кузгатылды.  Җәмәгать  судьясы үзенең гаебен таныган Шәймәрдановка 10 тәүлеккә  административ  арест җә­засы бирү турында  карар  чыгарды.

Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев