ТӨЗЕКЛЕК - ИМИНЛЕК ӨЧЕН
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә язгы кыр эшләрендә катнашасы тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм тагылма агрегатлар 10 апрельгә инде әзерлек сызыгында торырга тиеш. Республика аграр хезмәткәрләре алдына шундый бурыч куела.
Узган атнада районыбызда язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга һәм арбаларына техник карау башланып китте. Аңарчы “Саба” җәмгыятенең “Мичән” бүлекчәсендә хуҗалык инженерлары катнашында күрсәтмә чара үткәрелде, 2018 елда техник карау узуга булган таләпләр аңлатылды. Барыннан да элек, тракторларның тормоз-руль системасы төзеклеге, тракторның һәм арбаларының яктырту сигналларының (борылу, тормоз утлары, габарит) лампочкалары, көзгеләр, авария билгесе, аптечка, утсүндергеч булырга тиешлеге турында сүз барды. Бу таләпләр техника кешеләр сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәсен өчен күрелә. Шулай ук документлар тикшерелә һәм тәгәрмәчле тракторларның автогражданлык җаваплылыгыннан иминиятләштерелүе мөһим. Быел 18 марттан башлап юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш нигезендә техникада яктылык кайтаргыч жилет булуы да исәпкә алына. Караңгыда, торак пункттан читтә туктаганда тракторчы аны кияргә тиеш..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев