Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӘРБИЯДӘ КӨН-ТӨН, КАНИКУЛЛАР ЮК

Гаилә һәм мәктәп тыгыз элемтә тотканда һәм балага бердәм таләп куелганда гына тәрбия эше ике якка да канәгатьләнү хисе бирә һәм уңышлы була ала. Мәгарифтәге хезмәттәшлектә каникуллар ясалмавы мөһим. Дүшәмбе кичендә Саба гимназиясендә үткәрелгән районкүләм ата-аналар форумы гаилә һәм мәктәп элемтәсен киңәйтү юлларын эзләүгә багышланды.

Иң элек гимназиянең ата-аналар  комитеты  чыгыш   ясады. Аннары сәхнәгә форумга кадәр мәгариф линиясе буенча зоналарда үткәрелгән "Тату сыйныф серләре", "ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп", "Без бергә" ("Иҗади гаилә" номинациясе) бәйгеләрендә җиңүчеләрне тәбрикләү өчен район  башлыгы Рәис Миңнеханов  чакырылды. “Мондый форумга без тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы итеп бик  җитди куелган вакытта  берен­че тапкыр җыелдык. Дө­ресен әйтергә  кирәк, бала гаиләдә үсә һәм беренче чиратта әти-әни­сен  тыңлый. Өйдәге тәрбия эшенең  торышы балаларда көзгедәге кебек ачык  күренә. Ин­тернет заманында тәр­бия бирү бик  җиңел тү­гел.  Интернет балалар  күңелен кирәкмәгән әйберләр бе­лән кызыксындыра  һәм күпләрне үзенә тар­та. Элеккерәк статис­тикага  килсәк, сораштыру катнашкан балаларда  яхшы белем  алу, һөнәр үзләштерәсе  килү теләге 10 процент кына тәшкил иткән. Ә хәзерге  көндә иң олы байлык – ул белем һәм ниндидер өлкәдә профессио­нал булу. Без мәгариф эшендә хөр­мәт­ле әти-әни­ләр бе­лән бергә ба­лаларны шу­­ңа инанды­рырга ти­­еш. Бергә булганда бөтен мәсьәләләр  уңай  чишелә. Барысы да безнең  кулда. Ата-ана­­лар  форумнарында  еш­рак  очрашкан  саен  аның уңай нәтиҗәсе дә күбрәк булачак”,– диде Рәис Миңнеханов һәм әти-әниләрне балалары ха­кында гел яхшыны гы­- на юрарга һәм уйларга  ча­­­­кырды...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев