Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төркиядә татарча китап бастырган

Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашуга бакчабызда озак еллар тәрбияче булып эшләгән Асия ханым Зарипованы чакырдык.

Ул безгә Төркиядә яшәп иҗат итүче кызы Зилә Нәҗипованың  “Болан малае Олан” дигән китабын тәкъдим итте. Зиләнең иҗат эше белән мавыгуына гаҗәпләнәсе түгел. Әтисе Рөстәм Зарипов районыбызда билгеле шәхес, үзе дә җырлар, шигырьләр, проза әсәрләре авторы. Асия Барый кызы очрашу барышында балаларны Төркиядәге татар җанлы оныклары, әкиятнең  килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балаларга очрашу бик ошады, әкиятне дә кызыксынып тыңладылар. Шулай ук  Зилә апалары белән видеоэлемтә аша аралашу мөмкинлеге дә булдырылды. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, әкият авторы белән рәхәтләнеп  татар телендә аралаштылар. Без чит илдә яшәүче милләттәшебез, авылдашыбыз Зиләнең татар телен камил белүче балалар тәрбияләвенә сокланабыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
 Эльмира Шәрипова,
 Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев