Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тротуардан тек-тек атлап...

Әйе, тек-тек басып йөрерлек тротуарлары булган бистәдә яшәвебез белән горурлана алабыз. Яшәгән җирнең матур, төзек һәм уңайлы булуы барыбыз өчен дә мөһим. Шуны истә тотып, бистәдә аның йөзен матурлау һәм халыкка тагын да уңайлы яшәү мохите тудыру буенча зур күләмле эш башкарыла.

Бу көннәрдә Байлар Сабасының үзәк урамы булган Г.Закиров урамында җәяүлеләр өчен тротуар төзекләндерү һәм су агу өчен җайланма кую эшләре башкарыла. Эшне “УПТК” җәмгыяте башкара (гомуми суммасы 8 млн.нан артык). Тротуарлар шулай ук бистәнең З.Йосыпов урамында да төзекләндерелә. Күрше Балтач районы “МДСУ-1” җәмгыяте эшчеләре аны нәкъ менә тек-тек басып йөрерлек итеп эшләп чыгачакларына шик юк, чөнки алар алдагы елларда да эшләрен”5”ле билгесенә башкарып чыкканнар иде. Гомуми суммасы – 6 млн.нан артык. Аны финанслауның бер өлеше 2019нчы елда үткәрелгән җирле референдум акчасы хисабына башкарыла.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев