Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Симет авылында яшәүче Җүәйрә Нургалиева 90 яшьлек юбилеен каршылады

Июль ае Түбән Симет авылында яшәүче Җүәйрә Мөхәммәт кызы Нургалиева өчен дә 90 яшьлек олуг юбилее белән истәлекле. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин, “Симет” җәмгыяте директоры Шамил Зәйнетдинов тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды.

Җүәйрә  Нургалиева Түлешкә авылында туган. 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң  башкача уку мөмкинлеге булмый. Сарык фермасында эшли башлый. 1955 елда Түбән Симет авылы егете Фәнис Нургалиев белән гаилә коралар. «Үзәк» күмәк хуҗалыгында төрле эшләр башкара, 1963 елдан сарыкчылык фермасында эшли.  Тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә.  Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.  Җүәйрә  Мөхәммәт кызының  алты оныгы, тугыз оныкчыгы бар.  Бүгенге көндә төпчек улы Фәнил  гаиләсе тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев