Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган ил, газиз Ватан чакыргач

Районыбыздан 200дән артык ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша

    2022 елның 21 сентябреннән игълан ителгән өлешчә мобилизациядән соң, районыбыз егетләре дә Россия Кораллы көчләре сафларын тулыландырды. Хәзер  хәрби хезмәткә алу контракт нигезендә дәвам итә.  Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә нинди социаль гарантияләр каралган? Контрактлы хезмәткә сайлау ничек тормышка ашырыла? Кандидатларга карата нинди таләпләр куела? Шул  хакта газета  хәбәрчесенә  Саба һәм Теләче районнары  хәрби комиссары Фәнис Закиров  сөйләде.

 –Иң элек  өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында әйтеп  узыйк. Медкомиссиягә ике районнан   800гә якын  ир-егет  чакырылды. Махсус хәрби операция (СВО) зонасына шуларның хәрби хезмәткә яраклы табылганнары җибәрелде. Армиядән  кайтканнан  соң, еллар  узу белән, кемнеңдер сәламәтлеге  какшаган,  кемдер инвалидлык  алган  – алар, әлбәттә,  солдат киеме кимәде. Контракт буенча  хезмәткә килгәндә,  шулай ук ике районга 70тән артык  ир-егет Саклану министрлыгы белән килешү төзеде. Бу сан үзгәреп тора, чөнки  кемдер бүген  яки иртәгә китә. Комиссариатка килүчеләр бетеп тормый.

    Хәзер кандидатураларга таләпләр үзгәрде. Әйтик, югары белемлеләр  контрактны бер  елга да төзи ала. Элек сәламәтлеге белән бәйле рәвештә хәрби хезмәттә булмаганнарның кандидатуралары да карала. Теләкләре  бар икән,  каршы   килмибез.  Моның өчен, иң беренче чиратта, медицина комиссиясе узарга һәм “хезмәткә яраклы” категориясен алырга кирәк. Шулай ук армиягә яше җитеп чакырылучылар да сроклы хәрби бурыч үтәүне контракт буенча хезмәткә алыштыра алалар. Һәр егеткә хәрби контракт төзегәч үк, бер тапкыр 195 мең сум акча күчерелә. Ә инде махсус операция зонасында хезмәт итүчеләргә айлык түләүләре 204 мең сумнан башлана. Әйтик, ДОСААФ линиясе буенча йөк  автомобиле  йөртү таныклыгы булганнарга айлык түләү 211 мең сум тәшкил итә. Өлкән саперга хезмәт хакы – 216 мең сум, өлкән телефончыга  219 мең сум каралган. Моннан  тыш булачак контрактчы өчен кайбер оешмалар белән  эш  урыны броньлау килешүләре дә бар. Шул нигездә егетләрне хезмәткә  урнаштырып,  100 меңнән  алып 300 мең  сумга  ярдәм   күрсәтәбез.

   Хезмәт хакларыннан тыш, социаль ташлама, гарантияләр дә каралган. Хәрбигә өч елдан соң, икенче контракт төзегәндә Саклану министрлыгы аша түләнә торган ипотека системасы буенча фатир алу мөмкинлеге бирелә. Хәрби хезмәттән иртәрәк китүчеләр калган сумманы үзләре түли. Медицина учреждениеләрендә түләүсез дәвалану һәм тернәкләнүләр алырга була. Шулай ук тормышны һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабына иминиятләштерү, ташламалы шартларда пенсиягә чыгу, кредит каникулларыннан файдалану,  балаларын югары уку йортына бюджет урыннарына бушлай укырга керү мөмкинлеге бирелә. 

    Контракт буенча хезмәт итәргә барырга теләүчеләр беренче чиратта  хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә ала. Гаризаны өйдән чыкмыйча да бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен дәүләт хезмәтләре сайтына кереп, “Стать добровольцем или контрактником” хезмәтеннән файдаланырга була. Гаризаны шулай ук Россия Оборона министрлыгы сайтында да рәсмиләштерергә мөмкин.

   –Ватан сугышы елларында  тыл фронтка зур булышлык күрсәткән. Махсус хәрби операциягә гуманитар  ярдәм дә шуның бер  чагылышы булды. Шул хакта әйтеп китсәгез инде.

    –Чыннан да, килеп туган  вәзгыять шартларында  “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе киң колач алды. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләр мичләр, шәмнәр  ясады, өс киемнәре текте. Өлкән апалар үзешчән сәнгатьтә  катнашучылар белән җыелышып,  җылы оекбашлар,  маскировка  челтәрләре бәйләде. Бу әйберләр исә махсус җыю пунктларында  тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Хәрбиләр барып   урнашканнан  соң, аларга  ниләр   кирәклеген белдек тә, беренче  гуманитар  йөкне Луганскиның Сватово торак  пунктына алып бардык.  Херсон  өлкәсенең Каховка шәһәрендә ике тапкыр  булдык. Егетләр райондашларыбызга бик зур рәхмәтләрен белдердедләр.   Кәефләре күтәренке, җиңү безнең  якта булыр диләр.  Һәр блиндажда, танк, БМП эчләрендә мәктәп балалары  чын  күңелдән язган хатлар эленеп тора. Укыганда  күз  яшьләре  чыгара торганнары  да бар.  Болар  барысы да СВОда катнашучыларга зур  ышаныч белдерелүен  чагылдыра, артта  алар сакларга һәм  якларга тиеш  халык, балалар, Ватан барлыгы турында сөйли. Егетләр үзләре дә, безнең өчен иң мөһиме акча түгел, ә Ватан сагына басу, диләр. Ничек кенә булмасын, без аларның һәркайсын Ватаныбызның патриотлары дип атыйбыз һәм туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев