Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган телләр елы кысаларында

23нче мартта туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрү кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәр  белән бергә Яңа Мичән авыл китапханәсенә бардылар. Китапханә хезмәткәре Сәйфетдинова Фирдәвес Ясавиевна өлкәннәрне драматург Туфан Миңнуллинның биографиясе белән таныштырды.

Ул аның тормышы, ирешкән уңышлары турында сөйләде, шулай ук китапханә хезмәткәре Фирдәвес Ясавиевна өлкәннәрне китапханәләрнең электрон каталоглары һәм ресурслары белән таныштырды. Интернет аша китаплар укырга, төрле мәгълүмат, шулай ук китапханә өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынырга мөмкин булуын күрсәтте .

Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды, балалар китапханә хезмәткәренең кызыклы сөйләвеннән бик канәгать калдылар һәм яңадан килергә теләделәр. Китапханәгә экскурсиягә биш өлкән кеше катнашты. Экскурсия ахырында истәлеккә фото ясадылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев