Тукай районында узган Сыер савучылар ярышында райондашыбыз да катнашты
Машина белән сыер саву операторларының республика конкурсы быел 100дән артык кеше катнашында Тукай районының Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә узды
Бәйгедә безнең районнан “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе сыер савучысы Әнисә Рәхимуллина катнашты. Ул терлекчелектә 34 елдан артык эшли, соңгы 24 елда машина белән сыерлар сава. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Әнисә Рәхимуллина Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Зур эш стажы” номинациясендә аерым премия белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев