Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Туннэ праздник, соин мон вань сюлмысьтым ӟечкыласько Тиледыз Калык огазеяськон нуналэн”

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Дулкын” радиосы туры эфир үткәрде

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең “Дулкын”  радиосы Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсенең Саба бүлеге  җитәкчесе Сергей Клабуков, Бөтендөнья татар конгрессының Саба районы җирле бүлекчәсе рәисе Рөстәм Исмәгыйлов, Татарстан  Республикасының  удмурт милли-мәдәни автономиясенең район бүлеге җитәкчесе Анатолий  Макаров катнашында туры  эфир тапшыруы  үткәрде.   Студия  кунаклары радиотыңлаучыларны үзләре җитәкчелек иткән җәмәгать оешмалары эшчәнлеге, киләчәк  эш  планнары, райондагы яшәүче рус, татар,  удмурт халыкларының тормышы, милли традицияләре, гореф-гадәтләре  белән таныштырдылар. 2010 елдагы халык санын алу  мәгълүматлары буенча  районда шушы өч милләт  күпчелекне тәшкил итә. Ягъни 29606 кеше  үзен татар, 996 кеше  рус, 219 кеше  удмурт дип яздырган  булган. Алар гомуми  саны  йөздән  артмаган, үзләрен Саба җирендә иркен хис иткән башка милләт вәкилләре белән дә аралашып, дустанә  мөнәсәбәтләрдә яши. Тапшыру  ахырында студия  кунаклары район халкын бәйрәм белән  котладылар,  сәламәтлек,  авырту-сырхаусыз гомер теләделәр. Анатолий  Макаров “Туннэ праздник, соин мон вань сюлмысьтым ӟечкыласько Тиледыз Калык огазеяськон нуналэн” дип милләттәшләрен алар телендә сәламләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев