Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр ясаган эшләнмәләрне «Спас ярминкәсендә» яратып сатып алдылар

4 август көнне Иске Икшермә авылындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты коллективы Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия «Спас ярминкәсендә» катнашты.

 Әлеге фестиваль бөтен Россиядән осталарны бергә җыя. Һәркем үз эшләнмәләрен күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша һәм яңа нәрсәләргә өйрәнә ала. Безнең егетләр үз куллары белән ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар: юыну киемнәре, бәйләнгән әйберләр, кул эшләре, агачтан сувенирлар, рәсемнәр, калфаклар, бизәнү әйберләре, шоперлар, кулдан чигелгән матур сумкалар алып бардык.  «Тургай»  приюты ике  диплом белән бүләкләнде. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

дип уртаклаштылар "Тургай"лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев