Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай» балалар приютында сабантуйлар гөрли

Жәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр. «Тургай» балалар приюты да, бу чарадан читтэ калмады, балалар өчен әкият дөньясына алып кереп онытылмаслык чара оештырды.

Бәйрәмнең төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юклыгын күрсәтү. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау иде.

Бөтен мәйдан аллы гөлле шарлар белән бизәлде, колга башларына чигелгән сөлгеләр эленде, күңелләрне җилкендереп тирә-юньгә матур көй агылды. Балалар татар халкының милли киемнәрен киеп мәйдан түренә үттеләр.

Бәйрәмне, приют җитәкчесе Закирова Лилия Фаил кызы ачып җибәрде.

Балаларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң, җитәкчебез уку елын “4” һәм “5” ле билгеләренә тәмамлаган балаларга бүләкләр тапшырды, һәр балага күңелле каникул яллары теләде.

Мәйданны яңгыратып гармун тавышы яңгырады, милли киеммнәрдән киенгән кызлар егетләр, мәйдан буйлап бирнә җыю, кунакларны чәк-чәк белән сыйлау, сабантуйның милли уеннарын чагылдырган күренешләрен театральләштерделәр.

Күңелләрне рәхәтләндерә торган , җанга җылы бирә торган сабан туе бэйрэменен икенче өлеше уен-ярышлар белән дәвам итте. Җитезләр–капчык киеп, өлгерләр- кашыкка йомырка салып йөгерде, сизгерләр чүлмәк ватты. Бу бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде.

«Тургай» балалар приюты тәрбиячесе Дәүләтгәрәева Гөлфинә Зөфәр кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев