Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар тыл һәм сугыш ветераннары янында булдылар

Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар тыл һәм сугыш ветераннары янына бардылар. Безнен максат: укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту. Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.

Сугыш башлану белән  япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә.

Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен  дип үз-узләрен кызганмыйча тырышып эшләгәннәр.

Илләребез һәрвакыт тыныч булсын! Барлык өлкән буын кешеләренә озын гомер, саулык- сэламэтлек телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев