Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тургай” өскә таба үрли

Быел районда башкарылачак төзелеш эшләренең иң күләмлесе – Иске Икшермә авылындагы “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр приюты бинасына реконструкция ясау.

undefined

Бинаның икенче катын өю бара

Төзү-монтаж эшләрен финанслауга, шулай ук җиһазлар урнаштыруга республика бюджетыннан 99,5 миллион сум акча каралган. Шушы көннәрдә “РемонтстройСервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчеләре объектта эшне башлап та  җибәрде. Бинаның түбәсе сүтелеп, кирпечтән икенче каты өелә. Анда хәзерге вакытта приютның  подвалында  урнашкан кабинетлар  күчереләчәк. Шулай ук беренче каттагы  бүлмәләр дә үзгәртелеп планлаштырылачак. “Хәзерге вакытта объектта төзелеш белән 8 ташчы, 7 төрле эш башкаручы мәшгуль. График  буенча реконструкцияләнгән бина декабрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш. Әмма без аны сентябрьгә үк  өлгертү өчен тырышачакбыз”,– диде мастер Данил Минһаҗев. 

Приют директоры Лилия Заһидуллина әйтүенчә, уч­реж­дениедә тәрбияләнүчеләр хәзерге вакытта  вакытлыча Югары Шытсу авылындагы буш торган башлангыч мәктәп бинасына  күчерелгән. Биредә бинаны  санитар-эпидемиология таләпләренә туры  китерү өчен барлык шартлар тудырылган. Тәрбия эшләре, профилактика  юнәлешендәге чаралар гадәти режимда дәвам итә. Шушы  көннәрдә генә тәрбиячеләр "Яшүсмернең медиамәдәниятен формалаштыру", "Мәгълүмати навигатор" социаль технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында "Мәгъ­лү­мат дөньясында кеше" дәресе үткәргәннәр. Дәрес барышында балалар башта "Нәрсә ул аралашу?", "Мәгълүмат чыганак­лары?" дигән сорауларга җавап эзләгәннәр. Аннан соң "Бозылган телефон" уенында катнашканнар һәм викторина сорауларына җавап биргәннәр.

  • Быел шулай ук районда иҗтимагый һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү прог­раммасы  кысаларында  Завод-Нырты гомумбелем бирү мәктәбен дә реконструкцияләү каралган. Моннан тыш Саба аграр  көллияте тулай торагы төзелешенә проект-смета документлары эшләнә.

 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев