Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тычкан да үтә алмады"

Чик сакчылары хезмәтенә – 100 ел.

28 май иртәсендә районыбыздан чик гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең бер өлеше иртәнге 9да “Мәңгелек ут” каршына җыелды. Яшел беретлыларның быелгы очрашулары аеруча истәлекле. Чөнки Совет республикасының чик сакчылары хезмәте оештырылуга нәкъ 100 ел тулды. Тарихи дата хәрби хезмәт елларын ил чикләрен саклауга багышлаган ир-егетләр күңелендә онытылмаслык мизгелләр булып калачак. Төрле буын - өлкән һәм яшь ир-егетләр җилдә җилфердәгән әләмнәр астында хезмәт елларын искә алдылар. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады һәм “100 лет пограничным войскам” медален иң элек өлкән яшьтәге ветераннарга тапшырды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев