Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыл ветераны Мәликә апа Җиһаншина бүгенге тормышына шөкер кылып яши

Ил күләмендә «Ветеранга кунакка» Бөтенроссия акциясе дәвам итә

 Олы Нырты авыл китапханәсе һәм Чәбия Чүрчи авыл клубы хезмәткәрләре "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар тыл хезмәтчәне Җиһаншина Мәликә апаның өенә барып, ветеранның хәлен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Мәликә апа сугыш елларындагы җиңел булмаган тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде. Ул өч кыз тәрбияләп үстергән, хәзер балаларына  оныкларын үстерергә булыша. Мәликә апа Әгъләмовлар гаиләсендә кече кызында яши һәм бүгенге мул, рәхәт тормышына куанып туя алмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев